Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 11:34

Техник таләпләрдә яңалык

Халык хуҗалыгының төрле тармаклары үсештә һәм ул авылларны электрлаштыру, аннан уңай файдалануга да кагыла. Бу өлкәдәге фәнни техник прогресс, нигездә, хәвефсез эшләүне, исәп-хисап мәшәкатьләрен төгәл һәм вакытында башкаруны күз уңында тота. Мәсәлән, хәзер электр линияләренең тышы изоляцияле үткәргечләргә алыштырыла баруы аны монтажлаучы хезмәткәрләргә хәвефсез эшләү мөмкинлеге бирә.

Кулланган электр энергиясенең исәбен алуда да үзгәрешләр булып тора. Элек, мәсәлән, электр счетчиклары шәхси йортлар эчендә, предприятиеләрдә, биналарда урнаштырылды. Шул сәбәпле, алардан мәгúлүматлар алу берникадәр авырлыклар тудыра килде. Хәзерге яңа техник таләпләргә ярашлы, өйләрнең тышкы ягына куеп була иде. Ә соңгы елларда счетчиклар урамнардагы электр баганаларына урнаштырыла башлады.

Бу нигә шулай кирәк булды дигән сорауга җавап түбәндәгечә. Монда, беренче чиратта, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре өстенлек алса, икенчедән, электр энергиясенең исәбен алу турында мәгúлүматлар туплау уңайлы, өйдән-өйгә кереп йөрисе юк.

Борайдагы һәр өйдә диярлек тормыш уңайлыгы булдырылган. Зәңгәр ягулык белән электр энергиясе бер-берсен тулыландыра. Ләкин көтелмәгән, катлаулы хәл туган очракта, аларның икесен дә табигый газ һәм электр энергиясе килүдән өзеп кую мәҗбүри. Боларны фәкать тышкы яктан туктатып куйганда гына күңелсезлекләрдән, янгын афәтеннән чикләп булачак. Шуңа безгә, энергетикларга, исәпләгеч приборларны рәсемдәгечә электр баганаларына урнаштыру бурычы йөкләнә. Киләчәктә Борайдагы яңа микрорайоннарда төзеләсе обúектларда, шәхси йортларда алар якындагы баганаларга куелачак. Ә әлегә өй эчләрендәге счетчикларны тышка чыгаруны хәстәрләргә туры киләчәк.

Электр энергиясенең тормышта бик уңайлы булуын һәм шул ук вакытта аеруча зур хәвеф чыганагы икәнен дә хәтердән чыгарырга ярамый. Бу хезмәтне башкаруга кирәкле үткәргечләр, исәпләү приборы, өзү-кушу автоматлары алдан әзер булганда, электриклар Марат Таҗетдинов, Денис Әхмәтов, Ринат Насыйбуллин һәм башкалар аны сәгать ярымда эшләп бирә.


П. Арменшин, мастер-энергетик.


Читайте нас: