Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 11:22

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр

Прокуратура эчкечелек һәм наркомания белән авыручыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында суд карары чыгарылуына иреште.

Район прокуратурасы юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында районда яшәүче 13 кешенең район дәваханәсендә хроник эчкече һәм берсенең наркотик матдәләр кулланучы буларак табиб-наркологта исәптә торулары билгеле булды.

“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында” Федераль законга ярашлы, бу диагнозлар транспорт чарасы белән хәвефсез идарә итүгә комачаулый. Прокуратура бу гражданнарны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында судка дәгъвалы гариза юллады. Суд прокурорның таләбен канәгатьләндерде. Суд карарлары үтәлешен прокуратура контрольгә алды.
Б.Галиәкбәров, район прокуроры урынбасары, юстиция кече советнигы.


Читайте нас: