Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 11:32

Мәңгелек эз

Фидәлия һәм Фердинанд Минәҗевларны алар яшәгән Тепляк авылында гына түгел, Борайда да яхшы беләләр. Авыл тормышында кайнап яши торган, бернәрсәгә дә битараф булмаган тынгысыз гаилә бу. Үзешчән сәнгать түгәрәгендәме, сайлауга әзерлектәме, кыскасы, нинди башлангычта булса да, Минәҗевлар юл ярып йөри торганнардан. Күптән түгел авыл елгасына басма салуда башлап йөрсәләр, аңа кадәр мәчет тергезүдә актив катнаштылар.

Мондый гаиләдә нинди бала үсәргә мөмкин? Әлбәттә, акыллы, актив, тынгысыз буын үсә. Мәктәптә яхшы укып, спорт белән шөгыльләнеп, авыл кешесе мәшәкатен башкарып чыныктылар Минәҗевлар. Азамат урманчы һөнәрен сайлады. Моның үз тарихы бар. Дәү әнисе кечкенә малайга урманчы булырсың, дигән икән.

–Беренчедән, саф һава, икенчедән, гомер буена агач үстердем дия аласың, ягъни эшеңнең җимеше күренә, гомер буе горурлык белән яшәрсең, – дигән дәү әнисе.

Азаматның зирәклеге, акыллы һәм сабырлыгы кечкенәдән күренә. Беренче сыйныфка укырга керергә яше җитмәсә дә, укытучы Клавдия Андреевна аны мәктәпкә алып килә.

–Саный беләсең, хәреф таныйсың, – ди ул Азаматка. – Давай, мәктәпкә йөре. Шулай итеп, малай укучы булып китә һәм бик яхшы укып, урта мәктәпне бер яшь алдан тәмамлый.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының урманчылар факультетын да бик яхшы төгәлләгән егетне аспирантурада калырга өндиләр. Әмма Азамат Фердинанд улы эшкә омтыла. Борай урман хуҗалыгында эшли башлаган егет урманнан, яшел посадкалардан, питомниктан кайтып керми. Һәрнәрсәне үз кулы белән тотып карарга яраткан егетне түрәләр дә күрә, югары вазыйфаларга үрләтәләр.

Азамат Минәҗевның бер әйбәт ягын аеруча билгеләми булмый. Ул кешеләрне тыңлый һәм аңлый белә. Һәр яңалыкны, тәҗрибәне эштә куллана. Ике дистә елдан артык урманчы эшендә ул меңнәрчә төп агач утыртты, табигать байлыгын җыюны оештырды.

–Азамат – ышанычлы егет, – ди урман хуҗалыгы директоры Илдар Хәсәнов. – Әгәр мин аңа эш кушам икән, җным тыныч, ул эш һичшиксез үтәләчәк. Бүгенге көндә Азамат директор урынбасары булып эшли.

Әллә шулай туры килде, әллә мәхәббәт көчле булды, Азамат Борайдагы атаклы “Алмагач” фермер хуҗалыгы хуҗалары Әлфис һәм Галия Мөгаллимовларның кызы Гөлназга өйләнде. Борайда бик матур гаилә барлыкка килде. Яшьләр бер-берсен аңлап 23 ел яшиләр, үз хуҗалыкларын булдырдылар. Ир кош-корт, мал үстерсә, хатын – кул эше остасы. Кызлары Айназ сәхнәдән төшмәде, әле медицина университетының дүртенче курсы талибәсе, сеңлесе Айсылу 10нчы сыйныфта укый, ул да – бик актив кыз.

Ныклы нигезгә корылган ныклы гаилә хуҗасы Азамат Минәҗевка – 45 яшь. Үткәнен барларга да, киләчәген күзалларга да вакыты бар. Борайның күркәм, ышанычлы киләчәген яхшырта торган кешеләр болар. Аларга саулык-сәламәтлек белән, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын.

Рәзиф Зиятдинов.


Читайте нас: