Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 18:07

Илнар аңлатыр әле

Район үзәгендә урнашкан Сбербанк ишеген ачып керүгә, клиентларны ишек төбеннән үк банк продукт-хезмәтләре күрсәтү буенча консультант Илнар Гыйльфанов каршы ала. Аның иртәнге тугызынчы яртыдан башланган эш көне халыкка банк тәкъдим иткән хезмәтләр буенча киңәш-ярдәме белән кичке бишкә кадәр дәвам итә.

Шулай ул көне буе аяк өстендә, клиентларны хезмәтләндерә. Биләгән вазыйфасы җиңелдән түгел, күп физик һәм акыл көче таләп иткәнлеген барысы да аңлый һәм рәхмәтле аңа. Килүчеләр бу консультантның эшеннән һәрчак канәгать. Урай һөнәрчелек көллиятендә белем алып, икътисад һәм бухгалтер исәпләүләр һөнәренә ия булган, дипломлы Борай егете – Илнарның ике елдан артык биредә күрсәткән игелекле хезмәтенә халык бик өйрәнде. Замана үзгәрү белән банк системасында да төрле терминаллар белән эш итү, шунда ук кәрәзле элемтә өчен автотүләүгә ялгау, ЖКХ, ЮХХДИ хезмәтләренә, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның туклануына түләүләр, Сбербанк хезмәтләренең мобиль банкы һәм автопереводлар буенча монда мөрәҗәгать итүчеләргә аңлату һәм мондый операцияләрне башкарырга ярдәмләшү дә Илнар Гыйльфанов өстендә. Банкка бер-бер артлы килүчеләрнең сорауларына җавап биреп кенә өлгер! Кайберәүләр, энекәш, бу ничек була, булышып кына җибәр әле дисә, бәгъзеләре, банкка килеп кергәч, нишләргә белми аптырап кала, кайсы терминалга барырга һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә белми торганнар янына Илнар Фәвил улы үзе ашыга. Теге яки бу сорау буенча төпле фикерен әйтә, клиент белән ихтирамлы мөнәсәбәттә булып, мәсьәләне хәл итәргә ярдәмләшә. Яше-картына ныклы аңлата алган егетне халык күптән үз итеп өлгерде.

Сбербанкның өстәмә офис җитәкчесе Елена Бовкун, кул астындагы хезмәткәрләренең эше белән даими кызыксынып, бүлмәсендә генә утырмыйча, банк эшчеләренең хезмәте белән урында танышып, киңәшен бирә, ярдәмләшә. “Консультант – банкның йөзе, чөнки клиент тәүдә аның белән очраша. Илнар Фәвил улы килүчеләрне өйрәтә, банк продукт-хезмәтләр күрсәтү һәм дөрес карарлар кабул итүдә клиентларга ярдәм итү – аның эше. Хезмәткәребез эшен төгәл үтәүчән, вазыйфасына ул һәрчак җаваплы карый. Ипотека он-лайн “Дом Клик”, гомум кредит тарихлары буенча белешмәне дә урында, шушы консультантыбыз катнашлыгында алырга мөмкин. Комфортлы сервис тудырып, клиентларны сыйфатлы хезмәтләндерү – бурычыбыз безнең. Коллективта кадрлар составының 70ләп процентын яшьләр тәшкил итә. Ихтирамлы мөгамәлә, уңайлы хезмәт күрсәтүне тормышка ашырабыз. Соңгы вакытта эшебездә яхшы якка үзгәрешләр күп. Чит районнардан килүчеләр, җәйге чорда Себер якларыннан ялга кайтучылар белән хезмәттәшлек иткәндә дә безнең тарафка яңгыраган канәгать фикерләр ишетеп сөенәбез. Хезмәт күрсәтүебезнең сыйфаты турында кәрәзле телефоннарга 900 номерына килгән СМС хәбәренә ярашлы, клиентларыбыз 10 балл исәбеннән эшебезне бәяләп, хезмәтләндерүебез хакында җавап җибәрә алалар,”– диде Елена Леонидовна, Илнарның эшен уңай бәяләп.


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: