Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 11:30

Бердәм булып шагыйрәне данладык

Күптән түгел район үзәк китапханәсендә шагыйрә, БР Язучылар берлеге әгъзасы Фәнзия Максютованың юбилее уңаеннан “Җанда – нурлы бала төсе” дигән иҗат кичәсе оештырылды.

Районның мәдәният ветераны Радис Солтанов төзегән бай эчтәлекле сценарийга ярашлы, кичәгә килүчеләр алдында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар күркәм чыгыш ясады. Алар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләде һәм Фәнзия Сәгыйть кызының балалар бакчасында эшләгән мәлләрен җанландырды. Районыбызның моң ияләре Флүс Шәрифҗанов, Денис Арсланов, Фәнүзә Галимова, Миләүшә Гарифуллина җитәкчелегендә “Ахирәтләр” ансамбле, Айгөл Вәлиәхмәтова башкаруындагы җырларны тамашачы бирелеп тыңлады. Бигрәк тә шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән “Калдым юллар чатында”, “Буран кызы”, “Умырзая”, “Кунак”, “Серле сөю” кебек җырлар бу көнне күңелгә үтә якын яңгырады.


Әдибәнең юбилее уңаеннан иҗатташ дуслары бүләк иткән хатирәләр, котлау-чыгышлары хисләргә чорналган иде. Рәзиф Зиятдинов, Әлфидә Галләмова, Наилә Дәүләтгәрәева иҗат гөлләмәләрен дә тапшырды. Рәзиф Рәхим улы Фәнзия Сәгыйть кызының район ветераннар советына әгъза итеп алынуын да сөенеп хәбәр итте. Балалар китапханәсе мөдире Раушания Әхәтова шагыйрәгә күп еллар дәвамында алар белән тыгыз хезмәттәшлектә булганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Якташлары – Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяровның шагыйрә белән горурлануы ихлас сүзләрендә чагылды. Истәлекле бүләкләре һәм Фидәрис Закиров башкаруында моң-күчтәнәче дә күңелләргә хуш килде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдиновның кичәгә әзерләнә башлаганда ук: “Кешенең исән чагында кадерен белергә кирәк”, – дигән фәһемле сүзләре рухи этәргеч булып яңгыраган иде. Иҗат кичәсендә юбилярга хакимиятнең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр, гөлләмәләр тапшырганда, тәбрик сүзләре сөйләгәндә дә киң һәм тирән эчтәлекле темаларга кагылып үтте Николай Мишарапович. Фәнзия Максютованың иҗаты тәрбияви икәнлеген, яшь буынны әхлак һәм гүзәллеккә чакыруы белән үзенчәлекле, аерылып торганын аеруча ассызыклап үтте. Район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗинның ихлас тәбрикләү сүзләреннән педагог, шагыйрә Фәнзия Сәгыйть кызының икенче балалар бакчасында өч дистә елдан артык хезмәт салуы һәм яшь буынга матур тәрбия бирүе белән горурлануы аңлашылып торды. Фәрит Рәшит улының бүләкләр, гөлләмәләр тапшыруы да район педагоглары исеменнән дип кабул ителде.

Иҗат кичәсенә Уфа кунакларының килүе тагын да тантаналык өстәде. БР Язучылар берлегенең татар әдипләре бүлеге җитәкчесе Фәния Габидуллина юбиляр-шагыйрәбезгә рәхмәтләрен җиткерде һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Фәния Рәвил кызы күчтәнәч итеп алып килгән шигырьләрен укып ишеттерде, Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Республика татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы, Фәнзия апаның татар милләте өчен янып йөргән әдибә булуын әйтеп, бүләкләрен – аудиоязмалы китапларын юбилярга гына түгел, кичәдә катнашучы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә һәм мәктәп укучыларына өләште. Чарада Татарстан телевидениесе вәкилләре кичә буенча репортаж эшләде һәм ул ТНВ каналында күрсәтелде дә инде.

Кичәдә, шагыйрә Ф. Максютованың балалар шигъриятендә генә түгел, өлкәннәр өчен лирик поэзия үрнәкләрендә дә иҗат үренең шактый биек икәнлеге дәлилләнде.


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: