Сукырлар китапханәсе сайлаучыларның хокукый мәдәниятен күтәрүдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең күптәнге партнеры булып тора. Ел саен анда инвалид сайлаучылар арасында хокукый белемне күтәрүгә юнәлтелгән конкурслар үткәрелә. Китапханә хезмәткәрләре сукырларга һәм начар күрүчеләргә сайлауның мөһимлеге турында аңлата, укучыларда бу кампаниягә уңай мөнәсәбәт тәрбияли.