Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2018, 17:10

Билетсызларны транспорттан куып төшермәячәкләр...

Әгәр дә урамда чатнама суык булса гына!

Салкын көннәрдә балаларны гына түгел, билетсыз һәр кешене транспорттан төшереп калдыру тыелачак.
Транспорт министрлыгы тарафыннан автомобиль һәм электр транспорты турындагы указга төзәтмәләр кертү турындагы закон проекты тәкъдим ителде.
Кайбер төбәкләрдә билеты булмаган балаларны транспорттан куып төшерү инде тыелган. Кагыйдәләрне бозган контролерлар җәзага тарттырылачак.

Читайте нас: