Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2018, 17:41

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Агымдагы елның 17 гыйнварыннан 26сына кадәр РФ Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеге “Яшүсмер – гаилә” шартлы исемле профилактик чара үткәрде. Ул гаилә бәхетсезлеген, балигъ булмаганнарга карата җинаять ясауны кисәтү, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында уздырылды.

Балаларга карата җинаятьләрне тикшерү практикасының анализы күп очракта алар ата-аналар спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыккан, эшләмәгән гаиләләрдә кылынганын күрсәтә. Нәтиҗәдә мондый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар озак вакыт социаль яктан хәвефле хәлдә булып, җинаять кылырга омтылу объектларына әйләнәләр.

Узган елның йомгаклары буенча, республика территориясендә балаларга һәм үсмерләргә карата 2523 законсыз эшләр теркәлгән (шул исәптән яңа туган балаларга карата – 19, яшь балаларга – 1335).

Профилактик чара чикләрендә балаларын тәрбияләүдән читләшкән, алар белән рәхимсез мөнәсәбәттә булган ата-аналарны ачыклау максатында торак секторларын тикшерү оештырылды. Гомумән, эчке эшләр органнарында исәптә торган балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары (аларны алмаштырган затлар) белән профилактик эш даими алып барыла.

РФнең Гаилә кодексына ярашлы, ата-аналар үз балаларын тәрбияләүгә һәм үстерүгә җаваплы. Әлеге бурычларны үтәмәү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Социаль яктан хәвефле хәлдә калган балалар, балигъ булмаганнарның ата-аналары һәм хокуклы вәкилләре үз бурычларын үтәмәгән яки балаларына карата каты мөгамәләдә булган гаиләләр турында мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторына 8-937-158-81-34 телефон номеры аша җиткерә аласыз.

А.Шәйхетдинова,

балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор.


Читайте нас: