Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар 2018, 17:45

Алар машина йөртергә хокуклы түгел

Башкортстан Республикасы Балтач районара суды тарафыннан Борай районы прокурорының дәгъвалары буенча транспорт чарасы белән идарә итү хокукын гамәлдән чыгару турында 14 административ эш каралды.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында районда яшәүче кайбер кешеләрнең транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булу белән беррәттән хроник эчкече, наркоман кебек диагнозлар белән табиб-наркологта диспансер исәптә торуы ачыкланган.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, хроник эчкечелек, наркомания, токсикомания диагнозлары куелучылар диспансер исәпкә алына һәм амбулатория наркология учреждениеләрендә динамик күзәтүгә дучар ителә. Алар югары хәвеф чыганагы белән бәйләнгән эшчәнлек алып барырга, шул исәптән “А, В, С, D, E” категорияле автомототранспорт чаралары белән идарә итәргә хокуклы түгел.

Хроник эчкечелек белән авыручылар динамик күзәтүнең өч төркеменең берсенә керә. I төркемне беренче тапкыр медицина ярдәмен сорап (янә диспансер исәпкә алынучылар) мөрәҗәгать итүче, чирләре ремиссиясез үтүче (ремиссиянең озаклыгы бер елдан да ким түгел), хроник эчкечелек һәм аның белән бәйләнештә булган авыр чирләр белән авыручыларны мәҗбүри дәвалау өчен махсус наркология бүлекләрендә мәҗбүри дәваланган авырулар тәшкил итә. II төркемгә – ремиссиясе бер елдан ике елга кадәр булган, III төркемгә ике елдан артык ремиссияле сырхаулар керә. I төркем авырулар кимендә айга бер тапкыр (стационарда булудан тыш), II төркемчеләр – ике айга бер тапкыр, III төркем сырхаулар өч айга бер тапкыр тикшеренергә тиеш.

Наркомания һәм токсикомания белән авыручылар диспансер күзәтүнең дүрт төркеменең берсенә керә. Беренче өчесенә эчкечелек белән авырулар төркемнәре кебек бүленәләр һәм шул ук тапкыр тикшеренәләр. IV төркемгә ремиссияләре өч елдан да артык булган авырулар керә, аларның тикшеренү ешлыгы – дүрт айга бер тапкырдан да сирәк түгел.

Озак сакланган ремиссия (терелү), хезмәтләндергән наркология учреждениесе территориясеннән чыгып китеп даими яшәү урынын үзгәртү (шул исәптән башка наркология учреждениесенең диспансер күзәтү астына тапшырылу), бер елдан артык вакытка иректән мәхрүм ителү, Эчке эшләр министрлыгының дәвалау учреждениеләренә юнәлтелү (наркомания белән авырулар), вафат булу диспансер исәптән төшерү сәбәпләре булып тора.

Озак сакланган ремиссиягә бәйле исәптән төшү авыру күзәтелгән учреждениенең табиб-консультатив комиссиясе нәтиҗәсе нигезендә башкарыла.

Табибның бар күрсәтмәләрен, наркология учреждениесенә (бүлекчәсенә) килү вакытын үтәп, озак сакланган һәм объектив расланган ремиссия барлыкка килгән очракта диспансер исәпнең вакыты хроник эчкечелек белән авыруларга – 3 ел, наркомания һәм токсикомания белән сырхауларга 5 ел билгеләнә.

Балтач районара суды карары белән барлык административ дәгъва гаризалары канәгатьләндерелде.

Н.Мусина, суд утырышы секретаре.


Читайте нас: