Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2018, 16:58

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Республикада аерылышырга җыенучы парлар белән эшләүче махсус комиссия барлыкка киләчәк.

Әлеге комиссия Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, республиканың Югары суды белән хезмәттәшлек итәчәк. Аның төп максаты - гаиләләрне таркалудан саклап калу. Район һәм мировой судларда, ЗАГС бүлекләрендә парларны "дуслаштыру бүлмәләре" оештырылачак. Белгечләр ярдәмендә судка кадәр аерылышырга карар иткән парлар белән эш алып барылачак. Ир белән хатын кире уйлаган очракта, гаиләгә ел буена социаль-психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

Читайте нас: