Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 13:18

Сайлаулар гадел үтәргә тиеш

“Гадел сайлаулар өчен” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе Башкортстанда Русия Президентын сайлауларда катнашу өчен күзәтүчеләр төркемен җыю турында игълан итә.

Анда 18 яше тул­ган, Русия гражданы булган һәркем катнаша ала. Моның өчен анкета тутыру зарур. Гаризалар электрон төрдә кабул ителә.
Сайлаулар үткәрүгә контрольлек итүчеләр махсус рәвештә укытылачак. Актив гражданлык позициясе булган күзәтүчеләр сайлаулар нәтиҗәләре буенча рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Читайте нас: