Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 16:38

Күңелендә ак халатының аклыгы

Табибларны җирдәге коткаручы фәрештәләргә тиңләп була. Рәхмәт сүзләре, алар дәвалап аякка бастырган, гомер, сәламәтлек өстәгән кешеләрнең һәр көнгә сөенеп, юллаган изге теләкләрен нинди бизмәннәрдә үлчәп була икән?! Хәрби табиб – бу сүзләрне ишетү генә дә күңелнең кырык кылларын тибрәндереп үтә. Айдар Җиһаншин кебекләргә, ул кылганнарны кайтарыр дәрәҗәдә булмаса да, ниндидер яхшылык эшлисе килә. Укытучылары, сыйныфташларының истәлекләре үзен балачак, мәктәп, яшьлек елларына алып кайтса, халык табибы дәрәҗәсендәге шәхес булып өлгерүен аңларга да ярдәм итә.

Әнисе Галия апа икенче улы Айдарны кулына алгач, сокланудан, яратудан күзен дә алмыйча сабыена бик озак карап тора. “Әллә күз тидердем”, дип уйлый, чөнки бала авырый башлый һәм бераздан хәле бөтенләй үк кискенләшә. Дәү әтисе бишектә яткан малайга карап:

–И интектерәбез сабыйны, – дип тәмам өметсезлеккә бирелә. Бу сүзләр анада бала гомере өчен көрәш омтылышын көчәйтеп җибәрдеме, әлегә ишетү, аңлау сәләте булмаган сабыйның үзендә ниндидер сиземләү аша яшәү көчләрен уяттымы? Бәлки олы кеше сүзләрен нәкъ шуларга күз тотып әйткәндер–бераздан бала тернәкләнә башлый һәм тупылдап торган матур малай булып үсеп китә.

Балачагыннан тагын бер вакыйга. Бәләкәйдән бик шаян, тиктормас булган малай, караңгыда кинога соңлый язып йөгергәндә, аркылы яткан баганага абынып бик каты егыла. Маңгае ярыла, баш мие нык селкенеп, аңын югалта. Күреп дәваханәгә илтүләре дә очраклы гына була. Озак савыга, әмма холкы үзгәрә, бәлки үсә башлавы буладыр, үзе бу хакта “баш мием үз урынына утырды”, дип көлеп искә ала. Һәм бервакытта да тормышта җиңелне эзләми.

Хәрби медицина академиясен тәмамлаганнан соң, Әфганстанга китәсе билгеле булгач, ул шуны әйтер өчен туган йортына кайта. “Әгәр сине Туган ил шунда җибәрә икән, барасың инде”, – ди әти-әнисе. Мондый караштагы кешеләрне элегрәк “агач коммунист” диебрәк әйтәләр халыкта. Чөнки кулында власть, мөмкинлек булганнар балаларын ут эченә барып керүдән йолып калырга тырышты. Димәк, Ватанчылык, намус тойгысы Җиһаншиннар гаиләсендә кечкенәдән тәрбияләнгән, ата-ана үзләре дә һәрчак дөреслек ягында булган. Бүген бу сүз ничек яңгырыйдыр, Айдар Фәһим улы – илен, туган җирен чиксез яраткан чын патриот. Хәрби карьерасының иң уңай мәлендә, милләтчелек, бандерачылар хәрәкәте ныклы тамыр җәя башлагач, үзе бик яхшы урнашкан Украинаны калдырып китүе дә шуңа бәйле.

Һәр пациент өчен соңгы чиккә кадәр көрәшеп, кайчакта, кискен, гадәттән тыш карарлар кабул итүеннәнме, табиб Җиһаншинга ныклы ышаналар. Инде башка чара калмаганда өлкән яшьтәге бер авыруның тегеләй дә, болай да өмет юк дәрәҗәсендәге хәлен күздә тотып, якыннарына икенче дәвалау билгеләп карарга дип тәкъдим итә. Дәва нәтиҗәле була, авыру савыга. Бот сөяге җайсыз урыннан сынган өлкән яшьтәге икенче пациентның айдан артык яшәренә өмет калмаган кебек була. Айдар Фәһим улы республика дәваханәсендә операция ясатып карарга тәкъдим итә Һәм ул хаклы була – авыру аягына баса. Болар аның кеше гомере өчен алыштагы санап бетергесез очракларының икесе генә. Ышаныч, өмет иң ахырдан үлә, дигәнне сугыш уты кичкән табиб кемгә караганда да яхшырак аңлый. Бу табигый, чөнки кеше бервакытта да яшәүдән туймый.

Сынар өчен язмыш гади татар баласын сайлап алган кебек. Уфа медицина институты, Самарадагы хәрби академия, ике ел Әфганстанда, аннан Германиядә хәрби бурычын үтәү. Үз иленең патриоты, намуслы кешесе буларак, үзенә дә һәрчак шундый мөнәсәбәт тоярга теләгән, шуңа омтылган, кайчагында үтеп булмастай каршылыкларны җиңеп шуны исбатлаган. Һәм, иң мөһиме, үз принципларына тугры калган көчле кеше. Сугышның бер көне җиткерә, ди ул һәм әфганда аларга, чынлап та, бер көн белән яшәргә туры килгән. Сугыш яланына аяк баскач та, үзенә тиеш булганнан да артык вазыйфаларны йөкләп, дистәләгән хәрби техника белән унтугыз яшьлек егетләрне ут астыннан исән алып чыккан лейтенант Айдар Җиһаншин медицина гвардия майорына кадәр хәрби юл үтә. 60 яшен каршылаган якташыбыз менә чирек гасырга якын, югары категорияле терапевт, БРның атказанган табибы буларак, тыныч тормышта кешеләр сәламәтлеге сагында тора.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: