Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2018, 12:55

Президент хезмәткәрләр белән аралашты

Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булганда Владимир Путин предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Ул балалы гаиләләр өчен ипотека буенча ставкалар кимүе турында сөйләде.

Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, ипотека өчен аерым программалар булдырыла. Аларга ярашлы, балалы гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка каралган. Ставка 6 проценттан арткан очракта, ул федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк.
Владимир Путин, шулай ук, Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан мондый гаиләләргә күрсәтелүче ярдәмнең мөһимлеген билгеләде. Сүз әлеге очракта беренче бала өчен төбәк бюджетыннан 300 мең сум бирелүе турында бара.

Читайте нас: