Русия Үзәк сайлау комиссиясенә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү өчен түбәндәге документларны тапшыра: баш мөхәррир кул куйган гариза, баш мөхәррир раслаган киң мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклыкның күчермәсе (теркәлгән мәгълүмат чарасы өчен).
Документлар электрон төрдә һәм кәгазь вариантта кабул ителә.
Русия Үзәк сайлау комиссиясенең адресы: 109012, Мәскәү шәһәре, Б. Черкасский тыкрыгы, 9нчы йорт. Акрредитациягә документлар җибәрү өчен электрон почта: pressa@cikrf.ru.