Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2018, 18:47

Үзәктә – кеше

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә үткән IX “Русия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” Гайдар форумында катнашты.

Ел саен оештырылучы әлеге чара күренекле галимнәрне, власть органнары вәкилләрен, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләрне, төрле илләр эшкуарларын берләштерә. Анда көнүзәк социаль-икътисади һәм сәяси мәсьәләләр тикшерелә, дәүләт икътисадын үстерү буенча стратегик тәкъдимнәр карала.

Форум кысаларында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев заманча тормышның яңа технологик нигезе темасына чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, заманча технологияләр кешене икътисади процесс үзәгенә чыгара. Өстенлекле карарлар кабул иткәндә нәкъ кеше төп кыйммәт булып тора.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Гайдар форумында төбәкләр мәнфәгатьләренә кагылучы мәсьәләләр тикшерелде.

– Чарада, нигездә, икътисад проблемаларына бәйле бурычлар каралды, – диде ул. – Бүген әйдәүче акыл ияләре, теоретиклар икътисади хәлне ничек бәяләве мөһим, аларның киңәш-тәкъдимнәре кызыклы. Мине аеруча федераль үзәк белән төбәк власте мөнәсәбәтләре, идарә системалары турындагы темалар кызыксындырды.

IX Гайдар форумы кысаларында Рөстәм Хәмитов, шулай ук, ТАСС агентлыгына интервью бирде.
Читайте нас: