Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2018, 13:05

Башкортстанда 37 вакытлы участок оештырыла

Башкортстанда Русия Президентын сайлауларда халыкның вакытлыча яшәү урыннарында 37 участок оештырыла. Бу турыда карар республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

Уфада, Стәрлетамакта һәм Дүртөйле районында дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, бала тудыру йортларында, суд изоляторларында вакытлыча участоклар ачылачак.

18 мартта Русия Президентын сайлау көнендә юлда булган русиялеләр тимер юл вокзалларында, шулай ук 25 аэропортта оештырылган сайлау участогында тавыш бирә ала, дип белдерде “РИА Новости” агентлыгына Русия Үзәк сайлау комссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев.

Вакытлыча килү урыннарындагы сайлау участокларының гомум саны әле 2362, бу санның бераз үзгәрүе мөмкин.

Сайлау участоклары 16 гыйнвардан, кайсебер очракта 14 марттан да соңга калмыйча оештырылырга тиеш. Сүз дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, ял йортларында, вокзалларда, аэропортларда, шулай ук гаепләнүчеләр сак астында тотылган урыннардагы сайлау участоклары турында бара.

Исегезгә төшереп үтәбез: Русия Федерациясе Президентын сайлау 18 мартта үтә. 2017 елның 18 декабрендә рәсми рәвештә сайлау кампаниясе башланды.
Читайте нас: