Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 14:05

Үзәк сайлау комиссиясендә кандидатларны теркәү тәмамланды

12 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясендә Русия Федерациясе Президентын сайлауларда сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатларны теркәү тәмамланды. 2017 елның 18 декабреннән 2018 елның 12 гыйнварына кадәр Русия Үзәк сайлау комиссиясенә 24 сәяси партиядән һәм 46 үз-үзен күрсәтүчеләрнең сайлаучылар төркеменнән чаралар үткәрәчәге турында гариза кабул ителде.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе 14 сәяси партиянең вәкаләтле вәкилләрен теркәде: ЛДПР (кандидат - В. В. Жириновский), «ЧЕСТНО»/Человек. Справедливость. Ответственность/» (кандидат - Р. И. Худяков), «ЯБЛОКО» (кандидат - Г. А. Явлинский), «ПАРТИЯ РОСТА» (кандидат - Б. Ю. Титов), «АЛЬЯНС ЗЕЛЁНЫХ» (кандидат - Э. К. Агурбаш), «РОССИЙСКИЙ ОБЩЕНАРОДНЫЙ СОЮЗ» (кандидат - С. Н. Бабурин), «Монархическая партия» (кандидат - А. А. Баков), КПРФ (кандидат - П. Н. Грудинин), «Гражданская инициатива» (кандидат - К. А. Собчак), «Партия «Добрых дел» (кандидат - Е. В. Гордон), «Партия Социальных Реформ – Прибыль от природных ресурсов – Народу» (кандидат - С. П. Полищук), «Партия СОЦИАЛЬНОЙ ЗАЩИТЫ» (кандидат - М. В. Козлов), «КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ КОММУНИСТЫ РОССИИ» (кандидат - М. А. Сурайкин), «РОТ ФРОНТ» (кандидат - Н. С. Лисицына).

Съездлар үткәрү тәртибен бозу сәбәпле өч сәяси партия вәкилләрен («Женский Диалог», «Партия Малого Бизнеса России», «НАРОД ПРОТИВ КОРРУПЦИИ») теркәү кире кагылды. «Социал-демократическая партии России» вәкиле С. О. Рамазанов сайлауларда катнашудан баш тартты.

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә «Российская Социалистическая партия», «Всероссийская политическая партия «Народная партия России» һәм «Политическая партия «КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ СОЦИАЛЬНОЙ СПРАВЕДЛИВОСТИ» һәм «Политическая партия «РОДНАЯ ПАРТИЯ» кандидатлары документлары карала.

Сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән 14 кандидат сайлау фонды булдыру өчен махсус исәп ачты.

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә үз-үзен күрсәтүчеләрнең сайлаучылар төркемен теркәү 7 гыйнварда тәмамланды. Сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырды.
Читайте нас: