Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 14:00

Владимир Путинның сайлау алды сайты эшли башлады

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенә караганда, 2018 ел сайлауларында үз кандидатурасын үзе күрсәтүче гамәлдәге Русия Президенты Владимир Путинның сайлау алды сайты эшли башлады. Ул putin2018.ru адресы буенча урнаштырылган.

Сайтта Владимир Путинның 2012 елда Президент сайлауларында җиңгән вакытыннан башлап ирешкән уңышлары күрсәтелгән.

Шулай ук сайтта кандидатның ышанычлы кешеләре, сайлау алды кампаниясе барышы, аны хуплаучы оешмалар турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Моннан тыш, сайтта анкета тутырырга һәм Владимир Путин штабы волонтеры булырга мөмкин.

Владимир Путинның сайлау штабы аппаратын Русия Президент Хакимиятенең эчке сәясәт буенча идарә җитәкчесе Андрей Ярин җитәкли.
Читайте нас: