Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2018, 12:00

Уңышка алган юнәлеш

Башлангыч журналистлар оешмасы районда күп еллар дәвамында уңышлы эшләп килә

1970 елларда Борай районыннан СССР Журналистлар союзы әгъзасы булып Мәсгуть Фатыйх улы Фатыйхов кына теркәлде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тәҗрибәле гәзитче, үткен сүзле һәм каләмле, журналистикага җаны-тәне белән бирелгән кеше була ул. Журналистик белеме булмаса да, барысыннан да яхшырак яза, республика матбугаты белән дә хезмәттәшлек итә иде.

–Беләсезме, мин начар яза алмыйм, чөнки мин – союз әгъзасы, – ди иде.

Ул кыю журналист булып, бик күпләрне үзенең тәнкыйть утына алды. Аны тиргәделәр дә, үзенә шелтә дә эләгеп торды, әмма үз линиясен дәвам итте. 1977 елны, без, Р.Зиятдинов һәм Ф. Нуриев, СССР Журналистлар союзы әгъзасы булдык. Рекомендацияне безгә Мәсгуть ага язды. Без бүген дә үзебезне Фатыйхов кул астындагы кешеләр итеп тоябыз. Һәм һәрвакыт ул ничек язар иде икән, бу мәсьәләгә кагылышлы аның фикере ничек булыр иде микән, дип уйлыйбыз.

Бүген безнең башлангыч оешмада сигез РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы бар. Үзеңә җаваплылык алу, компетентлы, намуслы, барысы турында да хәбәрдар булу ул безнең өчен – таләп! Тәҗрибәле журналист Р. Усманова – үзе шагыйрә дә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә. Ул һәрвакыт нәрсәдер уйлап чыгара иде. Күп китаплар авторы булып, тапалган юлдан йөрмәде. Хәтеремдә, “Колос” хуҗалыгына журналистик десант оештырган иде ул. Редакция коллективы әгъзалары, савучы һәм көтүче булып эшләп, колхозчы булып, көчләрен сынап караган иде ул чакта. Артабан тәэссоратларыбыз белән район гәзитендә дә чыгыш ясадык. Кыскасы, без барыбыз да колхозчы “тире”сендә булып карадык.

Союз әгъзасы булган Ф. Максютова редакция янында төзелгән “Тамчылар” әдәби берләшмәсен бик күп еллар җитәкләде. Күпме яшь шагыйрьләр, журналистлар үсеп чыкты шул мәлләрдә! Мондый сәләт ияләренең берсе М. Әхмәтҗанова әлеге вакытта редакциянең хатлар бүлеген җитәкли. Остазы Ф. Максютова “Тамчылар” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итүне дә аңа ышанып тапшырды.

РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзалары күптөрле башлангычларның һәм чараларның инициаторлары да. Фәнзия Сәгыйть кызы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының урындагы бүлеген җитәкли. Төбәк авторларының китапларын презентацияләүләр белән дә ул шөгыльләнә.

Союз әгъзалары булып матбугат өлкәсендә хезмәт иткән яшьләрнең кабул ителүе куанычлы хәл. Сигез әгъзаның бишесе 2013-2016 елларда Союзга кереп, кыска гына вакыт эчендә үзләрен талантлы һәм өметле журналист итеп танытты.

Башлангыч оешма элеккеге гәзитчеләрнең бай тәҗрибәсен тагын да тулыландыра. Мәсәлән, 2013 елдан алып, Бөек Ватан сугышында катнашкан гәзитче-ветераннар турында мәгълүмат туплыйбыз, типография һәм редакциядә электән хезмәт салучылар хакында белешмәләр җыю да безнең иңнәрдә. Редактор булып эшләгән Гадел Ильясов турындагы язма аның үткән хезмәт юлын өйрәнү булса, гәзит укучыларыбыз бу мәгълүматларны тагын да тулыландырды. “Сугышчы журналистлар”, “Алар тәүгеләр булды”, “Район матбугаты тарихыннан” – кайсыбер эзләнүләрнең баш асты шулай атала. Башлангыч оешмабыз район басма матбугатының тарихи почмагын барлыкка китереп, редакция һәм типография ветераннарының стендын ясауны тормышка ашыру өстендә эшли.

Журналистларыбыз, төрле бәйгеләрдә катнашып, һәртөрле чараларда көчләрен сыный, призлы урыннар яулыйлар, болар, әлбәттә, шатлыклы һәм киләчәккә өметле күренеш.

Р. Зиятдинов, “Алга” гәзите редакциясе каршындагы журналистлар союзы рәисе, БРның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Читайте нас: