Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2018, 11:57

Һәркемгә игътибарлы булып

Борайның Үзәк мәйданы тарафында урнашкан “Билайн” кәрәзле элемтә салонында халыкны яшьләр хезмәтләндерә. Алар теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итеп килүчеләрне игътибар белән тыңлый, һәрберсенә яхшы мөгамәлә күрсәтеп, барлык булган сорауларга җентекле җавап бирә. Авыллардан килгән апа-абыйларның кәрәзле телефоннары буенча килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларына сабыр гына ачыклык кертеп, гади кеше аңларлык телдә сөйләп төшендерә. Сораулары туса, тагын килүләрен яки телефоннан шалтыратып белешә алулары хакында әйтеп, һичшиксез ярдәм итәчәкләренә ышандырып, ихтирам белән озатып калалар аларны.

Яңа телефон сайлаганда да кешенең яшенә, интернет мөмкинчелекләре кирәк булачакмы, юкмы, шуларны белешеп, һәрбер телефон-планшетларның өстенлекләре турында әйтеп, товарны тәкъдим итәләр.

Яңа ел бәйрәмнәре чорының бер көнендә иптәшләрен алмаштырып, берүзе клиентларны тиешле дәрәҗәдә хезмәтләндерергә өлгерүче, һәм, чират озын булуга карамастан, аларның барысы белән дә мәдәниле сөйләшеп, һәрберсенең соравын канәгатьләндерергә тырышып, мөлаем итеп, озатып калырга да җитеште Артур Фәйзуллин (рәсемдә).

Борай егете – 33 яшьлек Артур Илдар улы биредә 6 ел эшли инде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакта укып, белем алган, дипломлы яшь егет армия сафларында да лаеклы хезмәт итеп кайта. Себер якларында үзенең хезмәт юлын башлаган егет туган ягына кайтып төпләнә, райондашларына файдалы хезмәтен тәкъдим итә. Район дәваханәсенең кадрлар бүлегендә эшләүче Лилия Фәрис кызы белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур итеп дөнья кора алар. Яшь гаиләнең сөенече – 5 айлык Эмилияләре әнисе белән әтисенең эштән кайтуын зарыгып көтеп тора. Хезмәтенә җаваплы караган гаилә башлыгы:

–Кешеләрне хезмәтләндерү эшендә иң мөһиме – клиентларның эшебездән риза булып, тагын монда киләселәре килеп кайтып китүләре. Һәр эшнең уңышы матур мөнәсәбәтләргә корылырга тиеш, – диде булдыклы яшьләребезнең берсе – А. Фәйзуллин.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: