Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 18:59

Халык мәнфәгате сагында

1722 елның 12 гыйнварында Русия патшасы Петр I Указы белән прокуратура органнары төзелә һәм ул барлык субъектлардагы прокуратураларны берләштерә. Шулардан Борай прокуратурасы да лаеклы урын били. Һөнәри бәйрәм алдыннан безнең хәбәрчебез Борай районы прокуроры, юстиция советнигы Дмитрий Әсгать улы Идрисов белән район биләмәләрендә гражданнарның хокукларын яклау һәм законнар үтәлеше хакында әңгәмәләште.

–Дмитрий Әсгать улы, әйтегез әле, үткән елда прокуратура хезмәткәрләре кабул ителгән законнар үтәлешенә бәйле нинди эшләр башкарды?

–Кыскача гына шуны әйтергә мөмкин: төп эшләр законнар үтәлешен ныгытуга корылган. Ә инде тикшерүләр нәтиҗәсенә килгәндә, алар түбәндәгечә.

2017 елда 624 закон бозу очрагы ачыкланып, шулардан 169 дәгъва гаризасы судка җибәрелде, 179 вазыйфалы кеше –дисциплинар, 67се административ җаваплылыкка тарттырылды. Шул ук вакытта законга туры килмәгән 104 хокук акты кире кагылды. Гомум тикшерүләр нәтиҗәсе буенча дүрт җинаять эше кузгатылды.

–Кайсы тармакларда закон бозулар еш очрый?

–Әлеге сорауга гражданнарның хезмәткә хокуклары бозылуны атар идем. Ни өчен дигәндә, эш бирүчеләрнең кайберәүләре эшчеләре белән хезмәт килешүләре төзүдән читләшә, аларга вакытында эш хакын түләми. Бу төр законнарны үтәмәгән 16 җитәкче административ җаваплылыкка тарттырылды, 96 гариза судка җибәрелде. Шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагылышлы законнар үтәлеше даими игътибар үзәгендә. Бу юнәлештә 67 закон бозу очрагы ачыкланып, судка 27 дәгъва җибәрелде, дисциплинар җаваплылыкка тарттырылучылар тиешле җәзасын алды.

–Кешеләр, нигездә, прокуратура органнарына нинди сораулар һәм проблемаларын хәл итү максатында мөрәҗәгать итә?

–Гражданнар еш кына торак һәм хезмәткә булган хокуклары, процессуаль законнар үтәлеше мәсьәләсендә ярдәм сорап килә. Гражданнарның хокук саклау органнарына карата язылган шикаятьләре буенча өч дистәдән артык тикшерү үткәрелде. Аларның нәтиҗәсе буенча 120дән артык закон бозулар ачыкланып, 84 дәгъва гаризасы судка бирелде, 21 закон бозуны бетерү карары чыгарылды, тикшерү һәм дознание органнары тарафыннан 15 карар гамәлдән чыгарылды, сигез кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

–Дмитрий Әсгать улы, Сез гаиләдә прокуратурада эшләүчеләрдән беренчеме, яисә гаилә традициясен дәвам итәсезме?

–Юк, мин әлегә гаиләбездән бу һөнәрне сайлаган беренче кеше. Яхшы хәтерлим, сигезенче сыйныфта укыганда юрист һөнәрен сайлаячагымны әйткәч, әти-әни хәтта минем белән килешмәде. Мәктәптә тарих, җәмгыять белемнәрен аеруча кызыксынып өйрәндем. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Борайга килгәнче башка районнарда тикшерүче, прокурор урынбасары вазыйфаларын башкардым.

–Коллективыгыз санаулы гына һөнәри осталарны берләштерүе белән хәбәрдарбыз. Эшләп өлгерергә һәм ял итәргә вакытыгыз каламы соң?

–Хезмәт иртәсе, эш сәгатьләре озынлыгы, әлбәттә, башкаларныкыннан аерылмый. Шулай да еш кына соңга кадәр һәм ял көннәрендә дә эштә булган вакытлар бар. Прокуратура хезмәткәрләре район тормышы уртасында кайный, алар спорт белән даими шөгыльләнә, ГТО нормаларын тапшыра, төрле ярышларда катнаша.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләремне котлап, аларга җаваплы эшләрендә уңышлар, хокукый тотрыклылык булдыруда бетмәс көч, антка тугры калуларын, дәүләт һәм аерым гражданнарның сорауларын үтәүдә һөнәри осталыкларын эшкә җигүләрен телим. Прокуратура ветераннарына, барлык көчләрен законнарны үтәүне тәэмин итүгә салган остазларыбызга, әлбәттә, аерым кадер-хөрмәт. Барысына да бәйрәм сәламнәре юллыйм һәм яхшы кәеф, гаиләләрендә иминлек, корычтай сәламәтлек телим.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рәүф Шаматов әңгәмәләште.
Читайте нас: