Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 18:59

Ул көнне дә әкият дәвам итте

Могҗизаларга бай Яңа ел бәйрәмен каршылаганнан соң ял итеп, гаилә әгъзалары белән бергәләшеп, район халкы 4 гыйнвар иртәсендә тагын Борайның Үзәк мәйданына матур тамаша карарга җыелды. Мәйданга җыелучы райондашларыбызны район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов Яңа 2018 ел белән тәбрикләп, күңелле яллар, елның уңышларга гына күмелеп, имин үтүен теләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Ф. Хуҗин да үзенең чыгышында укучыларга һәм ата-аналарга бәйрәм теләкләрен җиткерде. Аларның һәммәсе Яңа ел ялларын файдалы үткәрергә чакырды.

Традициягә әйләнгән “Кышкы уеннар” (“Зимние забавы”) – Яңа елның тәүге массакүләм чарасы быел аеруча сюрпризларга бай булды. Ул мәдәни-күңел ачулар белән башланып, балалар иҗат йорты, мәктәпләр тәкъдим иткән Әтәч елының эстафетасын Маэмай елына тапшыру тамашасын, җыр-бию һәм мәдәният йорты артистларының чыгышын әсәрләнеп күзәткән халыкка урам буйлап бердәм атлаучы 50ләп Кыш бабайның Үзәк мәйданга килеп керүе чын-чынлап көтелмәгән вакыйга булды. Бар игътибар капчыклар күтәргән сакаллы Суык бабайларга юнәлде.

Кыш бабайларның парады башында бәхет төсендәге автомобильдә урын алган Баш Кыш бабай (өченче мәктәп укытучысы И. Әхмәтҗанов) һәм зифа Карсылу (Таңатар авылы китапханәсеннән Альбина Мөхәмәдиева), район халкын сәламләп, мәйданга тәүләп үттеләр. Һәр авыл китапханәсе һәм клубы, мәгариф учреждениеләре, предприятие һәм оешмалар тәкъдим иткән матур костюмнардагы Кыш бабайларның бергә җыелып, үзәк урамнар буенча Яңа ел рухы таратып үтүе, Борай халкын сәламләүләре, изге теләкләр яңгыратулары көтелмәгән яңалык, ямьле күренеш булды ул көнне! Күчтәнәч тулы капчыклардан сибелгән кәнфитләрнең төшәр урыны да калмаган мәйданга көчкә сыешты Бәсле сакаллар. Аларның бер өлеше сәхнәгә күтәрелде, калганнары халык арасында биеп күңелләрне күтәрде. Серле таяк һәм күчтәнәч тулы капчык ияләренең аркан тартышуын күзәтү мавыктыргыч иде. Шулай ук алар белән Үзәк мәйданның төрле почмагында, әкияти сыннар янында бергәләшеп фотога төшү серле күренешнең дәвамы булып торды. Артабан иркенлек эзләп, сәхнә яныннан Кыш бабайлар районның төп Яңа ел чыршысы урнашкан тарафка юнәлде. Монда алар тамашага килгән халык белән аралашты, гармун моңнарына кушылып җырлады, кайберәүләре җыелган халыкны биетте. Кыскасы, бәйрәм атмосферасы бөтен тирә-якны биләп алды. Беркемнең дә мондый могҗизалы күренешне тиз генә ташлап кайтып китәсе килми иде. Олысы, кечесе бу көнне күтәренке рух, Яңа ел кәефе алып, тамашадан бик канәгать булып таралышты.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: