Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 14:35

Алдынгылар рәтендә

Районда Яңа ел алдыннан оешма, предприятие ихаталарын төзекләндереп матурлау, офисларны бизәү буенча конкурс оештырылып, җиңүчеләр билгеләнде. Бу конкурста муниципаль “Электр челтәре” унитар предприятиесе актив катнашып, призлы урыннар яулый.

Бу юлы да Яңа ел чыршысын бизәү мәшәкатьләрен, нигездә, предприятиенең эретеп ябыштыручысы, электрик Марат Хәмидуллин белән оста куллы Илгиз Ногманов башкарды. Кыш бабай белән Карсылуны Илгиз коеп куйды, аңа Марат ярдәмләште. Предприятиенең бинасы да, елдагыча, ерактан балкып игътибарны үзенә җәлеп итә.
Читайте нас: