Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2017, 16:33

Безнең казанышлар

Район балалар иҗаты йортының “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе әгъзалары Элина Хәйруллина һәм Миләүшә Дәүләтгәрәева Башкортстанның Рус Географик Җәмгыяте оештырган “Чәчәк атучы төбәк” конкурсында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булып танылды. Конкурста 46 укучы катнашты, җиңүчеләрне Урман хуҗалыгы министрлыгында республиканың Рус Георграфик Җәмгыяте рәисе Камил Җиһаншин бүләкләде.

Элина “Башкортстанның хайваннар дөньясы” номинациясендә җиңүгә иреште, ә Миләүшәгә исә “Башкортстанның турист сукмаклары буйлап” номинациясендә бәхет елмайды. Экология елына багышланган бу конкурста алар икесе дә 1нче урынга лаек булды һәм Камил Җиһаншин кулыннан аның китабын һәм башка кыйммәтле бүләкләр алды. Чараны оештыручылар анда катнашкан балаларга рәхмәтләрен белдерде һәм, киләчәктә дә конкурслардан читтә калмаска чакырып, уңышлар теләде.

Ә.Дәүләтгәрәева, “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе җитәкчесе.


Читайте нас: