Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2017, 17:35

Мәскәүдә һәм Уфада кунак булдылар

Кремль һәм Республика Яңа ел чыршыларында катнашу – балаларның ел буена көтеп алынган иң матур хыялы ул. Быел да бу зур бүләккә лаеклы кандидатлар уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары арасыннан сайлап алынды. Бәйрәмгә барасы балалар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм эчке эшләр органнары гаиләләреннән һәм күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булырга тиеш.

Кремль Чыршысында Башкортстаннан 114 бала катнаша. Балалар өчен Мәскәүнең истәлекле урыннарына сәяхәт оештырыла. 26-27 декабрь көннәрендә үткән Мәскәүнең Кремль чыршысына бару бәхете Яңа Тазлар мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илназ Нурисламов бәхетенә тиде. Илназ – уку отличнигы, “Республикамны данлыйм” конкурсы җиңүчесе, рус теле буенча “Русский медвежонок” дистанцион олимпиадасы призеры.

Республика Яңа ел Чыршысында катнашучы балаларның да уңышлары зурдан. Каенлык мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гүзәлия Солтанова яхшы укый, рус теле буенча олимпиада һәм башка конкурсларда катнаша. Солтановлар гаиләсе Каратамак авылында яши, гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.

Кәшкәләү мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Эльвира Биктиева да уку алдынгысы, мәктәп олимпиадаларында катнаша, рәсем төшерергә сәләтле, “Алтын көз” рәсемнәр конкурсында призер була. Аларның гаиләсе Бакалы авылында яши, Эльвира үзенең тәртибе, тырышлыгы белән туганнарына үрнәк.

Кодаш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Руслан Хәсәновның үзешчән сәнгатьтәге уңышларын санап чыгу гына да күп вакыт таләп итә. Ул “Көмеш кыңгыраулар”, “Борай йолдызчыклары” район конкурсларында күптапкырлар җиңүче, “Язгы тамчы” республика конкурсының төбәк этабында уңышлы чыгыш ясавы, “Тургай” телевизион балалар вокаль конкурсы лауреаты, “Чулпылар” телетапшыруы дипломанты булуы белән әлеге бәхетле сәяхәткә юллама ала.

22 декабрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән зур бәйрәмдә Республика Башлыгы чакыруы белән 8-15 яшьтәге 780 бала катнаша. Балаларны Республика мәдәният министры Гөлназ Шафыйкова котлый. Үзенчәлекле сценарий буенча корылган бию мюзиклы гадәти булмаган сюжеты белән дә, күптөрле яктылык нурланышы белән дә игътибарны җәлеп итә.

Елның иң зур бүләгенә лаек булган балалар тәэссоратларын тиңдәшләре белән уртаклаша. Алар өчен бу сәяхәт балачакның иң матур истәлеге булып калачак.


Э.Данилова, мәгариф бүлеге методисты.


Читайте нас: