Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2017, 17:32

Купшы гүзәлнең утлары кичке Борай өстенә сибелде

Борай туып килүче 2018 елны да каршыларга ныклы әзерләнде. Урамнарны, предприятие һәм учреждение алларын бизәү, әкияти сыннар тудыру эшләре оештырылган төстә, актив барды. Гомумән, 27 декабрь көненә район үзәге сихри бер дөньяга әверелеп, кичке Борай урамнары олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып торды.

Шушы ук көнне 18 сәгатьтә, Үзәк мәйданда, традиция буларак, төп урынында мәгърур һәм шул ук вакытта гүзәллек нурлары, тирә-якка Яңа ел рухы таратып утырган чыршының мең төскә кереп балкыган утларын кабызу тантанасы булды. Театрлаштырылган тамашаны узып баручы елның символы – Әтәч, туачак 2018 елның хуҗасы – Эт һәм башка персонажлар әкияти күренешкә әйләндерде. Уңыш һәм күчтәнәчләр тулы капчыгын тоткан Кыш бабай Карсылуы белән ак автомобильдә җилеп килеп, сәхнәгә күтәрелде. Халыкка иминлек, бары яхшылык-лар гына теләде алар. Кыш бабай, бу тантананың тәүге мөрәҗәгатен әйтер өчен, лаеклы рәвештә муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовка сүз бирде. Ә Борис Шәрәфгали улы, үз чиратында, райондашларны туып килүче Яңа ел белән чын күңелдән ихлас котлады. Ирешелгән уңышларыбызны барлап, 2018 елның да халыкка бәхетле һәм игелекле тормыш алып килүен теләде. “Яңа ел бәйрәмнәрендә матур итеп ял итәр өчен шартлар тудырылды. Мәдәни һәм спорт чараларында катнашып, барыбыз да файдалы һәм актив ял итик, бәйрәм көннәре һәм елның һәр көне имин үтсен! Яңа елның әкияти гүзәллегенә һәммәбездә сак караш булдырыйк!” – дип олысы һәм кечесенә мөрәҗәгать итте ул үзенең сүзен йомгаклап. Яңа ел чыршысы җем-җем утлары белән Үзәк мәйданга кабатланмас ямь өстәде. Күккә ашкан бәйрәм салютларын күрергә ерак авыллардан да килеп җыелган райондашларыбыз 2018 елның бәхет алып килүче бу утларын да олы канәгатьлек белән күзәтте. Балалар иҗат йорты һәм район мәдәният йорты талантлары әзерләгән бәйрәм тамашасы күңелле җыр-моң мохитендә, төнге Борай урамнарын яңгыратып, бик озак дәвам итте.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: