Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2017, 17:46

Күпьяклы сәләте белән сокландыра

Борай гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Искәндәр Исламов Татарстанның халык шагыйре, халыкара премияләр лауреаты Роберт Миңнуллин белән очрашуда аның “Татарларым” поэмасын укыды. Иҗатына мондый игътибар, халкым, милләтем дип җан аткан кешенең якташларына оран итеп аваз салган әсәренең укучыга барып җитүен тою автор өчен зур бүләк һәм әлеге очрашудан иң тәэсирле мәл булгандыр.

Искәндәрнең чыгышын шагыйрь генә түгел, башкалар да сокланып һәм дулкынланып кабул итте. Үзе белән якыннанрак танышу исә егетнең башка сәләтләрен дә ачты.

Искәндәрнең дәү әнисе – районның мәшһүр җырчысы Җинан Исламова, дәү әтисе Марат Исламов та, халык алдына чыгып җырламаса да, көчле, матур тавышлы кеше, халык җырларын яратып башкара икән. Әтисе Раушан турында сөйләп тә торасы юк. Әнисе – мәдәният хезмәткәре Гөлшат ханым да балаларының һәр уңышын хуплап, сәләтләрен үстерергә омтылып яши. Кыскасы, геннарына сәләт, интеллектуаль башлангыч салынган баланың табигый мөмкинлекләре, уңдырышлы туфракка төшкән орлык сыман, матур үсеш алган. Искәндәр – җырчы, сәнгатьле сүз остасы, баянда, гитарада уйный. Өстәвенә, беренче сыйныфтан башлап гел “бишле”гә укый, төгәл фәннәрне яхшы белә.

Үзләре сәнгать, җыр-моң дөньясында кайнаган гаиләдә баланың да музыкаль булып үсүе гаҗәп түгел. Ә менә математик итеп үстерү тәҗрибәләренә башкалар да игътибар итсен.

–Бәләкәйдән санарга, исәпләргә әтиләре өйрәтте. Әйтик, өстәлгә кәнфитләр куелган икән, әтиләре белән бергәләп санау, алу, кушу, тапкырлау, бүлү кебек гамәлләрне бик күңелле һәм “тәмле” итеп башкаралар иде. Балаларны ялкытмыйча гына белем бирү мөмкинлекләре күп бит, без шуларны кулланырга тырыштык, үзләре дә кызыксынучан булып киттеләр, – дип сөйли Гөлшат ханым.

Ә инде музыка сәләтен башлангыч сыйныфларда укытучы Ләлә Мусина ачкан. 9 яшендә, олы кеше өчен дә авыр булган “Шәҗәрә” җырын башкарып, әти-әнисенә “Яшь гаилә” конкурсында гран-при яуларга ярдәм иткән. Исламовлар, район данын яклап, бәйгенең Нефтекамадагы дәвамында “Йолдызлы гаилә” номинациясендә җиңүче булалар, Искәндәр биредә дә җыры белән сокландыра.

Гитарада үзаллы уйнарга өйрәнүен күреп, сәнгать мәктәбенә бирәләр. Баян бүлегендә өч классны ике елда тәмамлап, Искәндәр кабат үзенең сәләтен исбатлый. Мәктәптә төгәл фәннәрдән район олимпиадаларында җиңүче була, шул ук вакытта сәнгатьле сөйләм белән мавыга. 2016 елда, “Урал батыр” эпосын инглиз телендә сөйләп (укытучысы Миләүшә Рафыйкова), республика яшь чәчәннәр бәйгесендә икенче урынны яулый. 2017 елда исә халыкара дәрәҗәдә үткән шушы бәйгедә өченче урынны ала. “Тукай моңнары” конкурсына укытучысы Әлфия Раянова әзерли. Һәр юлыннан милли рух сирпелеп торган көчле әсәр, сөйләүченең матур тавышы, әсәрнең ритмын тоеп башкару тыңлаучыны битараф калдырмый, ул әлеге бәйгедә беренче урынга лаек була.

Күпьяклы сәләт иясе Искәндәр Исламов киләчәктә тагын да күркәм уңышлары белән сөендерер әле.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: