Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2017, 17:39

Күңелләргә хуш килде

Бу көннәрдә районның Балалар иҗат йорты нәниләрнең шат авазларына күмелде. Биредә муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов тәкъдиме белән караучысыз калган һәм патронат һәм тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар өчен Яңа елны каршылау бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Өченче ел рәттән оештырылучы әлеге кичә балаларга да аларны алып килгән өлкәннәрнең дә күңелендә якты хатирәләр калдырды.

Район хакимияте исеменнән туксан балага Кыш бабай күчтәнәчләре таратылды. Күчтәнәчләрне хакимият башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Николай Хаматдинов алып килгән иде. Ул кичәдә катнашучыларны хакимият башлыгы һәм үзе исеменнән бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, бүген ата-аналар каравыннан мәхрүм булган һәм ятим балалар, патронат гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, Шабай балалар йортындагыларның берсе дә игúтибардан читтә калмавын ассызыклады.

Район хакимиятенең опека һәм попечительлек органының баш белгече Айгөл Мөслимова шундый хәстәрлек күргән район җитәкчеләренә ата-аналар исеменнән рәхмәтен белдерде.

Бу көнге бәйрәм кичәсендә иҗат йорты коллективы, хәзерге заман мультфильмнары персонажлары булып киенеп, балалар катнашлыгында төрле уеннар оештырып, җиңүчеләрне бүләкләде. Бәйрәмчә киенгән балалар чыршы тирәли җырлап, биеп үз осталыкларын күрсәтте, Кыш бабалары белән Карсылуны каршылады.

Р. Шаматов.


Читайте нас: