Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2017, 15:07

Суд приставларының вәкаләтләре артты

“РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 27.2 һәм 27.3 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 309-ФЗ санлы Федераль законга ярашлы, суд приставларына төзәлмәс рәвештә алимент түләмәүчеләрне административ кулга алу һәм судка алып килү буенча вәкаләтләр бирелде.

Кодексның 5.35.1 маддәсендә (“Балаларны яки эшкә яраксыз ата-аналарны карау өчен акча бирмәү”) каралган административ хокук бозу ачыкланганда, Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең вазыйфалы затлары административ кулга алуны башкара һәм судның яки эчке эшләр бүлегенең ярдәмче бүлмәсенә алып килә ала.

Моңа кадәр суд приставлары хезмәткәрләре мондый вәкаләтләргә ия булмадылар һәм административ эшләр буенча кулга алу һәм тиешле җиргә алып килү өчен эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр иде.

Закон хокукый мәгълүмат порталында 2017 елның 30 октябрендә басылды, 10 ноябрьдән гамәлгә керде.


С.Глухов, район прокуроры ярдәмчесе.


Читайте нас: