Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2017, 15:05

Пиротехника сату нокталары тикшерелде

Яңа ел алдыннан кибет киштәләрендә күпләп пиротехник эшләнмәләр сатыла башлады.

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе районара янгын күзәтчелеге бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре, хакимиятнең эшкуарлык, бизнес белгече һәм халык дружиналары катнашлыгында пиротехника товарларын сату нокталары буенча рейд үткәрде. Аның барышында пиротехник эшләнмәләрнең сертификаты булуы, саклану урыны тикшерелде. Рейд әгъзалары мондый товарларны сату кагыйдәләрен сатучыларның исенә төшерде һәм аларны тиешенчә үтәргә кирәклеген искәртте.
Читайте нас: