Шулай ук, дәүләт органнарына электрон рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрнең теркәлгән документлары да электрон булырга тиеш, дигән төгәллек тә кертелгән. Моңа кадәр аларны кәгазьдә дә бирергә була иде. Шулай ук язма мөрәҗәгатькә электрон формада җавап бирү һәм киресенчә кабул ителә иде.
Моннан тыш, берничә затның мәнфәгатенә кагылышлы, эчтәлегендә тәкъдим, гариза яисә шикаять булган мөрәҗәгатькә җавап алар юлланган дәүләт органының рәсми сайтында басылырга мөмкин. Әгәр дә сайтта җавабы урнаштырылган мәсьәлә буенча язма мөрәҗәгать килсә, мөрәҗәгать итүчегә җиде көн эчендә сайтның электрон адресы турында хәбәр ителә.
Язма мөрәҗәгатьнең нигезе аңлашылмаса, аңа җавап бирелми һәм тикшерелми, бу турыда мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң җиде көн эчендә аны җибәргән гражданинга хәбәр ителә.
С.Глухов, район прокуроры ярдәмчесе.