Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2017, 15:02

“Бәхетле авто”ның бәхетлеләре

Үзәк мәйданда, Яңа ел рухы таратып утырган чыршы янында, 21 декабрь көнне “Алга” гәзите әбүнәчеләре арасында “Бәхетле авто” призлар уйнату булып үтте.

Район гәзитен яратып укучы һәм шушы бүләк уйнатуга килгән 60лап әбүнәче арасыннан 5 кеше истәлекле һәм автомобильчеләргә кирәкле бүләкләр отты. Йомакай авылыннан Айрат Галиев, Борайдан Хәмдия Шафыйкова, Рәвилә Масманова һәм Рида Әхмәтовага – автомобиль компрессорлары, Бикҗәннән Фәнис Фәрхетдиновка – ремонт җыелмасы чыкты.

Шуның белән 2018 елның яртыеллыгына “Алга” гәзитенә язылу тәмамланып килә, ә призлар уйнату төгәлләнде. Яңа ел барыбызга да сөенечләр генә алып килсен һәм һәммәбезгә ел буена көтелмәгән бүләкләр алып сөенергә насыйп булсын!
Читайте нас: