Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 18:04

Ветераннар һәрчак сафта

Утыз ел элек Башкортстанда, шул исәптән Борай районында да сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район советы төзелде, рәисе итеп Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүли Аитов сайланды. Аның эшен Мәүли Хәсәнов дәвам итте, 2003 елдан бу вазыйфаны Илдар Шигаев башкарды. Бүгенге көнгә Борай районы ветераннар советы 62 башлангыч оешманы берләштерә, аларның сафында сигез меңнән артык пенсионер исәпләнә. Районда 20 – Бөек Ватан сугышы, 45 – әфган, 181 – чечен сугышы, 4890 хезмәт ветераны яши.

Совет эшчәнлеген оештыруда ветераннар советының 7нче Бөтенрусия һәм 7нче Башкортстан Республикасы конференциясе карарларын үтәү үзәккә куелды. Ел башыннан башлангыч оешмалар арасында республика ветераннар оешмасының 30 еллыгын каршылау буенча конкурс игълан ителде. Август аенда аңа йомгак ясалып, Бадрак, Кузбай авыл биләмәләренең, элеккеге ремонт-техник предприятие ветераннар оешмалары җиңүчеләр булып танылды. Тынгысыз өлкәннәребез район, республика конкурсларында җиңүләргә иреште. Спорт буенча район хакимияте призына районның 23 командасы арасында район ветераннары җиңүче булды, үзешчән сәнгать осталары икенче урынны яулады. Узган елда “Мин яратам сине, тормыш” республика фестивалендә Гран-при алган идек. Быел Тәтешледә узган бу чарада ир-егетләрнең – вокаль, гармунчылар ансамбльләре – беренче урынга, Радис Солтанов җыр буенча икенче урынга лаек булды. Вокаль ансамбль башкаланың Конгресс-холлында чыгыш ясау хокукын яулады. 22 җырчыдан торган музыкаль коллектив быелгы юбилей елында оештырылды һәм горурлыгыбыз булып тора.

Район мәдәният йортында һәм авыл клубларында 900дән артык пенсионер шөгыльләнә, җиде фольклор коллективы эшли. Ел башыннан совет инициативасы белән төрле тематикага багышланган 200дән артык чара оештырылды. Быел Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган биш обелиск төзелде, 80 авылда зиратларны җыештыру буенча өмәләр үтте. Өлкәннәр көнендә пенсионерларны хөрмәтләүгә 186 мең сум акча тотылды.

Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча уңай үзгәрешләр күз алдында. Авылларга газ кертелә, юллар төзелә, торак сертификатлары бирү дәвам итә. Төпкелдә яшәүче ветераннар турында хәстәрлек күрү акциясе чикләрендә ерак авылларда яшәүче пенсионерлар белән бәйләнеш ныгытыла. Социаль яклау һәм Пенсия фонды идарәлеге хезмәткәрләре урыннарга чыгып хәлне өйрәнә, тиешле ярдәм күрсәтә. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен район дәваханәсендә ике аерым палата бүленде, диспансеризация дәвам итә. Башка категория өлкәннәр өчен дә ташламаларны киңәйтү тәкъдиме бар, чөнки яугирләр саны көннән-көн кими.

Өченче буын халык университетларында компьютер, спорт һәм кул эшләре буенча 75 пенсионер шөгыльләнә, аларның 20се компьютер техникасына өйрәнә. Авыл советы биләмәләре, ветераннар оешмалары бу мәсьәләгә җитдирәк карасын иде, чөнки акча бүленә, ә кайбер урыннарда төркемнәр тулы булмый. Ветераннар яшьләргә патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә зур эш башкара. Бердәм Русиянең “Яшь гвардияче” оешмасы белән берлектә “Призывник көне”, очрашулар һ.б. чаралар үткәрәбез. Якташыбыз Армия генералы В.Лобов бездә еш кунак була. Яугирләребез аз калып бара, аларның сәламәтлекләре дә шәптән түгел. Яшьләр, укучылар алдында чыгыш ясау өчен әфган, чечен сугышы ветераннарын җәлеп итәргә кирәк.

Гәзит-журналларга язылабыз, яратып укыйбыз. “Ветеран”, “Ветеран Башкортостана” басмаларында район ветераннары тормышы да яктыртыла. “Алга” гәзите белән элемтәбез ныклы, өлкәннәр, алар тормышы турында 200дән артык язма дөнья күргән. Ветераннар советы үткәргән чаралар гәзиттә даими чагылыш таба, юбилейлар уңаеннан котлаулар, кайгы уртаклашулар ташламалы шартларда басыла, моның өчен редакциягә бик рәхмәтлебез.

Ветераннар оешмалары өлкәннәрнең тормышын яхшырту максатында күп эшли, юбилейлар үткәрә, соңгы юлга озатуда ярдәмләшә. Кайбер очракларда бу чаралар ветераннар советы ярдәмендә генә башкарыла. Олы кеше кайчакта юбилей белән котлауны да зур бүләк кебек, сөенеп кабул итә. Ветераннар хәрәкәте активистлары үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үти, мәшәкатьләрен, авыруларын онытып, башкалар янына ашыга. Моның өчен аларга чиксез рәхмәт. Шул ук вакытта кайбер ветераннар оешмалары җитәкчеләрен районда гына түгел, яшәгән урыннарында да белмиләр. Авыл биләмәләре башлыкларына төрле чараларны оештыруда актив, таяныч булырдай ышанычлы кешеләр сайлап куярга кирәк. Матур киләчәк дип яшәгән өлкәннәребез иминлеге өчен тагын да яхшырак эшләргә тиешбез.

Р. Зиятдинов, район ветераннар Советы рәисе урынбасары.


Читайте нас: