Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 17:01

Тикшерүләр нигезле булырга тиеш

Район прокуратурасы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлегенә күзәтчелек итүче органнар эшчәнлегенең закон кысаларында башкарылуын тикшерә.

2017 елда район прокуратурасына БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитетыннан, БР буенча Роспотребнадзор Идарәлегеннән шәхси эшкуарлар эшчәнлегенә планнан тыш тикшерүләр оештыруга рөхсәт алу өчен өч гариза керде, аларның икесе, законга ярашлы булмау сәбәпле, кире кагылды.

Тикшерүләрнең Бердәм Реестрына мәгълүмат урнаштырмаган өчен район буенча эчке эшләр бүлегенә күрсәтмә җиткерелде, ул каралып канәгатьләндерелде, бер вазыйфалы зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.

Муниципаль җир контроле органындагы вазыйфалы зат закон таләбен үтәмәгән –Интернет челтәрендә тиешле документларны урнаштырмаган өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.

Күзәтчелек органнары тарафыннан хокуклары бозылган эшкуарлар мәнфәгатьләрен яклау өчен прокуратурага мөрәҗәгать итә алалар.

С.Глухов,

район прокуроры ярдәмчесе.


Читайте нас: