Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 18:41

Русиядә Президент сайлаулары 18 мартта үтәчәк

Русиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. Федерация Советының 15 декабрьдә үткән утырышында шундый карар кабул ителде. Карар бүген “Российская газета”да рәсми басылды һәм сайлау кампаниясенә старт бирелде.

Шушы көннән башлап Русия Президенты постына дәгъва итүче кандидатлар 90 көн эчендә съездда рәсми күрсәтү процедурасын үтәргә яисә җыелышларда сайлаучылар төркеменең хуплавын алырга, Русия Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырырга, култамгалар җыярга, агитация үткәрергә һәм көндәшләре белән телевидениедә һәм радиода дебатларда катнашырга тиеш.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сүзләренә караганда, 23 кеше дәүләт башлыгы постына дәгъва итү теләге белдергән, илнең сайлау системасы мөһим кампаниягә әзер.

Читайте нас: