Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 18:01

Изге эшкә бердәм кушылып

Күптән түгел Ваныш авылында Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үтте. Моннан алдагы гомум җыелышта авыл халкы, проблемаларны барлап, зиратны төзекләндерүне көнүзәк мәсьәлә дип билгеләгән иде.

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның турында кайгырту – һәркемнең бурычы. Элек-электән зиратка карап, авылда нинди кешеләр яшәгәнен билгеләгәннәр. Каберстанны төзекләндерү шактый гына финанс чыгымнары да таләп итә. Шуңа күрә ванышлылар бу мәсьәләне Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмендә хәл итәргә булды. Изге эшкә һәркем өлеш кертергә тиеш дип, һәрбер йорттан 1500 сум акча җыярга сөйләшенде. Зиратны тәртипкә китерү буенча өмәләрдә дә халыкның актив булуы мөһим. Конкурс балларын билгеләгәндә монысы да исәпкә алына.

Җыелышта проектны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән инициативалы төркем составы расланды. Конкурста җиңеп чыгар өчен читтә яшәгән якташларның да ярдәме кирәк булачак. Программада катнашу буенча эшләр барышы турында мәгълүматлар социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

А.Фазлетдинова.
Читайте нас: