Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 17:58

Халык ихтыяҗын хәстәрләп

Борай муниципаль “Электр челтәре” унитар предприятиесе базар икúтисады шартларында, заман авырлыкларына бирешмичә, уңышлы эшләвен дәвам итә. Монда, әлбәттә, район хакимиятенең зур ярдәме тоела. Ел саен күләмле эшләр башкарылу район үзәге Борайда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны, һәр оешма, предприятиедә, өйләрдә яктылык һәм җылылыкны өзлексез булдыру – барысы да халык ихтыяҗы мәнфәгатьләрен хәстәрләп башкарыла.

Тирә-як күрше районнардан аермалы буларак, район хакимияте тырышлыгы белән сакланып калган һәм бүген ике дистәдән артык кешегә хезмәт урыны булган мондый предприятие эшчәнлеге сөенечле. Алар көче белән төрле бәйрәмнәрдә, аеруча Яңа ел каршылау алдыннан урамнар яктырткычларга күмелә, электр линияләренә капиталь ремонт үткәрелеп, яңа үткәргечләр файдаланыла.

Предприятие коллективы көче белән бүгенге көнгә 140 чакрымга сузылган үткәргечләр буйлап электр энергиясе кулланучыларга сыйфатлы җиткерелә. Киләчәктә аның озынлыгын тагын кимендә биш чакрымга озынайту планлаштырыла, чөнки Борай авылы елдан-ел үсешә, киңәя, урамнар саны артып тора.

2017 елда ярыйсы гына хезмәт уңышларына ирешүдә, беренче чиратта, муниципаль район хакимиятенең өлеше зур булды. Электр линияләрен межалауда, аларга кадастр паспортлары эшләүдә күләмле финанс ярдәме күрсәтелүне хезмәтебезне югары бәяләү дип кабул итәбез.

Шундый хәстәрлекләр нәтиҗәсендә Борайда ел да кимендә унбер-унике чакрым арада барысы да яңа төзелеш материаллары исәбенә тимербетон баганалар утыртылып, линияләр тартыла. Үтеп баручы елда гына да 600 ноктада мондый баганалар калкып чыкты, дүрт урынга яңа трансформатор пункты урнаштырылды, аларның гомум саны 83тән артты. Бу елда предприятиенең матди-техник базасы өч берәмлек махсус техникага тулыландырылды. Боларны сатып алуга биш миллион сум акча тотылды.

Предприятие инженеры Павел Арменшин, мастер Рафаэль Кильметов, тәҗрибәле механизатор, водительләр – Радус Низамов, Рамил Шәйхетдинов, Булат Гәрәев, Эльвир Моратов, электриклар – Марат Тимергалиев, Рамил Алиев, эретеп ябыштыручы Марат Хәмидуллин һәм башкалар көче белән, яңа линияләр сузудан тыш, Максим Горький, Нагорная урамнарында капиталь ремонт үткәрелеп, линияләр СИП-изоляцияле электр үткәргечләргә алыштырылды, булганнарына өстәмә ике йөз ноктада урам яктырткыч фонарьлар куелды.

Зур күләмле исәп-хисап мәшәкатьләрен башкаручы бухгалтерия хезмәткәрләре – баш бухгалтер Индира Моратова, ярдәмчеләре Рәкыйга Хаҗиева, Светлана Вәлиәхмәтова уңышлы башкаралар.

Кулланган энергия өчен түләүләрне вакытында башкаруны тәэмин итүче контролерлар, Эльвира Насыйбуллина белән Ирина Моратова эшчәнлегенә катгый таләпләр куела. Энергия сатучы компания белән кулланган энергия өчен тиененә кадәр исәпләшергә бурычлыбыз. Югыйсә ике арада бәхәсләр минутында туарга тора. Моны борайлылар, оешма җитәкчеләре дөрес аңлап, җитешсезлекләргә юл куймас, дип ышанасы килә. Бүген бар көч озын кыш айларын хәвеф-хәтәрсез, өзлеклекләрсез үткәрүгә тупланган. Әлеге көннәрдә энергетиклар бәйрәм чыршыларын матурлап бизәүдә лаеклы өлешен кертә. Коллективны, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәм һәм туып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрикләп, хезмәтләрендә, шәхси тормышларында уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.


Н. Хәмидуллин,

предприятие директоры.
Читайте нас: