Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 18:29

Стокгольмнан – җиңү белән!

Швеция башкаласы Стокгольмда VI Халыкара китап форумы һәм әдәби фестиваль узды. Аны оештыручылар булып Евразия иҗат гильдиясе һәм “Hertfordshire Press” нәшрият йорты (Лондон) чыгыш ясады.

Фестивальдә дөньяның 14 иленнән 300гә якын язучы, шагыйрь, журналист, рәссам, артист һәм галим катнашты. “Ачыҡ Евразия” конкурсында Башкортстаннан язучы-сатирик, халыкра әдәби премияләр лауреаты, “Русиянең алтын каурые” исеменә лаек булган Марсель Сәлимов катнашты. Чара барышында Стокгольмда аның инглиз телендәге яңа китабының исем туе булды.
Язучы-сатирикның “Книга, какой еще никто не писал” дигән китабы Лондонда Евразия ижат гиль­диясенең китап сериясендә дөнья күрде.
2017 елда бу сериядә танылган Евразия язучы­ларының 18 китабы басылып чыкты. Алар, күргәзмә-ярминкәләрдән тыш, зур интернет-мәйданчыкка — Амазонда, Австралия, Яңа Зеландия, Канада, Швеция, Нидерланды, Дания, Бөек Британия һәм АКШ иллә­ренең онлайн-кибетләренә куелды. Аларны шулай ук дөньядагы икенче китап саклагычка — Британия китап­ханәсенә тапшыру каралган.
Солтан Раев (Кыргызстан), Гөлсифат Шәхиди (Таҗикстан), Марал Хадырова (Төркмәнстан), Огдо (Русия, Саха-Якутстан), Айгөл Рысколбәкова (Кыргызстан), Диләрә Линдсей (Бөек Британия), Ленар Шәех (Татарстан), Настасья Кузьмичева (Беларусь), Сауле Досжан (Казахстан), Назикен Алпамыс кызы (Казахстан), Марина Михайловская (Казахстан), Даурен Кастеев (Казахстан), Нурым Тайбек (Бөек Британия) һәм башка язучылар, шагыйрь­ләр үзләренең китаплары белән таныштырды.
Яңа китабы өчен Марсель Сәлимовка “Ел казанышы” дигән махсус премия тапшырылды.
Читайте нас: