Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 18:33

Сайлауда заманча техника кулланылачак

Русиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. Федерация Советының 15 декабрьдә үткән утырышында шундый карар кабул ителде. Карар “Российская газета”да рәсми басылды һәм сайлау кампаниясенә старт бирелде.

Шушы уңайдан 19 декабрьдә “Россия” медиаүзәгендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев матбугат конференциясе үткәрде.
— Русия Президентын сайлауларда Башкортстанда бюллетеньнәрне санауның заманча чаралары кулланылачак. Республиканың 181 сайлау участогына сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүче “КОИБ-2010” комплексы урнаштырылачак, — диде Хәйдәр Арслан улы.
Башкала участокларына 40 данә заманча “КОИБ-2017” комплексы куелачак. Яңа җиһазлар әле Уфага килеп җитмәгән. Сайлау алдыннан яңа чаралар җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Аннары “КОИБ”лар Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар үткәрү өчен төбәктә калдырылачак.
Федераль сайлауларда беренче тапкыр исәпләү коды куелган протоколлар кулланылачак. Яңалык “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасына сайлау нәтиҗәләрен кулдан кертүне чикләячәк.
Башкортстанда сайлауны 69 территориаль сайлау комиссиясе тәэмин итәчәк, тавыш бирү өчен 3435 сайлау участогы оештырылачак. Гражданнарның вакытлыча тору урынында 37 участок эшләячәк. Әлеге вакытта Башкортстанда 3 миллион 68 мең 66 сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Республикада 52 меңнән артык яшь кеше сайлауда беренче тапкыр катнаша.
Сайлау көне рәсми игълан ителгән көннән башлап Русия Президенты вазыйфасына дәгъва итүче кандидатлар 90 көн эчендә съездда рәсми күрсәтү процедурасын үтәргә яисә җыелышларда сайлаучылар төркеменең хуплавын алырга, Русия Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырырга, култамгалар җыярга, агитация үткәрергә һәм көндәшләре белән телевидениедә һәм радиода дебатларда катнашырга тиеш.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 23 кеше дәүләт башлыгы вазыйфасына дәгъва итү теләге белдергән, илнең сайлау системасы мөһим кампаниягә әзер.

Читайте нас: