Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2017, 18:25

Җиде килолы бала туган!

Иорданиядә яшәүче 36 яшьлек хатын 7 кило авырлыктагы кыз бала тапкан. Баланы тудырырга булышкан табиблар әйтүенчә, соңгы елларда шундый зур бала туганы булмаган. Үзе 133 кило авырлыктагы ханымның баласын ярып алганнар. Бәби 10 көн алдан туганлыктан, аның башта сулау әгъзалары бик дөрес эшләмәгән.

Табиблар аның сәламәтлеген "уртача" дип бәяләгән. Ә тарихта иң авыр баланы 1954 елда Италиядә Кармелина Феделе тапкан. Аның авырлыгы 10,2 килограмм булган. 1982 елда Көньяк Африкада шундый ук диярлек авырлыктагы баланы Кристина Самане Сайпетуның эчен ярып алалар. Дөньяга мәгълүм иң авыр бала туу очрагы АКШның Иллинойс штатындагы Эффингем шәһәрендә теркәлгән. Ни кызганыч, 13,26 килолы сабый үле туа.

Читайте нас: