Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 18:12

Ун ел төрмә

Русия Дәүләт Думасы “телефон террорчы”ларын 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә килеште.

Депутатлар “телефон террорчылыгы” өчен җәзаны катыландыру турындагы закон проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте. Әлеге җинаять өчен җәза биштән ун елга кадәр арттырылды. Проект буенча РФ Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Билгеле булганча, быелның сентябреннән бирле Русиядә телефон террорчыларының һөҗүмнәре күзәтелә. Террорчылар дәүләт органнары, социаль-көнкүреш корылмалары урнашкан биналарга шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр итә.


Читайте нас: