Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 18:02

Паспортны юк иткән өчен җәза алды

Борай районы буенча суд участогының мировой судьясы карары белән моңа кадәр дә хөкемгә тартылган 43 яшьлек Шабай авылы кешесе рәсми документ – Русия Федерациясе гражданины паспортын юк иткән өчен, ягъни РФ Җинаять кодексның 325 маддәсе 1 кисәгендә каралган җинаятьне кылып, хөкемгә тарттырылды.

Ул, исерек килеш күршеләренә кереп, тиргәшү вакытында хуҗабикәнең паспортын ерткалап ташлый.

Дәүләт гаепләүчесенең позициясен, кылынган җинаятьнең характерын һәм җәмгыять өчен хәвефле булу дәрәҗәсен, гаепне җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып, суд гаепләнүчегә 120 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итү җәзасын билгеләде.

Приговор законлы көченә керде.


Д.Идрисов, район прокуроры.


Читайте нас: