Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 17:49

Ил башлыгы журналистлар белән очрашты

14 декабрь көнне дәүләт башлыгы һәр елдагыча, Русия һәм чит ил журналистлары белән очрашып, зур матбугат конференциясе үткәрде.

Анда 1600дән артык кеше катнашты. Дүрт сәгатькә якын барган чарада Президент 65 сорауга җавап бирде. Төп темалар арасында — алда торган сайлаулар, Русиянең икътисади, социаль, иҗтимагый-сәяси үсеше. Очрашуда, шулай ук, Мәскәү һәм Вашингтон мөнәсәбәтләре, Донбасстагы кораллы конфликт, халыкара террорчылыкка каршы көрәш, Корея Республикасындагы хәл, Кытай белән бәйләнешләр һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Бу – Владимир Путинның исәп буенча 13нче матбугат конференциясе. Русия җитәкчесе беренче тапкыр журналистларның сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат сыйфатында җавап бирде.

Зур матбугат конференцияләре форматы Владимир Путин тарафыннан 2001 елда гамәлгә кертелгән иде. Шул чордан башлап чаралар ел саен диярлек уздырылган. 2005 елда һәм 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр генә өзеклек булды. Ул вакытта илдәге югары вазыйфаны Дмитрий Медведев били иде. 2008 елның кышында Владимир Путин вазыйфасыннан китүче Президент буларак матбугат конференциясе оештырды. 2012 елда дәүләт башлыгы вазыйфасына кайтканнан соң мондый чаралар яңадан үткәрелә башлады.


Читайте нас: