Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 18:24

Хезмәттәшебезнең иҗади уңышы бәһаланды

Якташларыбыз күрше Татарстан белән иҗади бәйләнештә яши. Берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итә.

Ябык тәртиптә, моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителгән бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Конкурста быел хезмәттәшебез Фәнзәлия Бәдертдинова да үз көчен сынады. Аның “Кәсеп кадере” әсәре “Хикәя” номинациясендә өченче урынга лаек дип табылды дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булды. Бүләкләр узган атнада Казанда Татарстан Язучылар берлегенең йомгаклау җыелышында тапшырылды.
– Мондый зур бәйгедә, җитмәсә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә билгеләнгән конкурста җиңү яулап булыр дигән уйны башка да китереп карамаган идем. Әлбәттә, бик сөенечле вакыйга булды. Хикәя чын авыл тормышына багышланган. Безнең буын кешеләре һәр йортта гаиләнең туендыручысы – сыер асралган чорда үсте. Үзебез дә мал асрап яшибез, сыер ул гаилә әгъзасы кебек. Аның исеме, хәтта шушы йортта үз хокуклары бар. Маллы йортта балалар да изге, йомшак күңелле булып үсә. Әсәрдә авыл кешесенең психологиясе, эчкерсезлеге чагыла. Бүгенге глобализация чорында шул сыерлы йортлар белән гади татар авылының үзенә генә хас төсмерләре сакланып калачагын әйтергә теләдем, – ди автор.
Читайте нас: