Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 17:57

Бәйрәмнәр имин үтсен дисәгез

Яңа ел иртәлекләре – балалар өчен күңел ачу чараларының иң көтеп алынганы. Аларны үткәргәндә янгын хәвефсезлеге өчен учреждение җитәкчесе җаваплы.

Бәйрәм башланыр алдыннан бинаның түбәндәге төп таләпләргә җавап бирүе тикшерелә:

–күңел ачу урыны янып китә торган материалдан төзелгән бинада икенче каттан да югарырак булырга тиеш түгел;

–эвакуация өчен кимендә яктыртып торган күрсәткечләр белән билгеләнгән ике чыгу урыны булырга тиеш;

–чыршыны урнаштыру, иллюминацияләр оештыру һәм залны бизәү янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә ярашлы башкарылырга тиеш;

–бинага шәмнәр, хлопушка, фейерверклар һәм башка пиротехника алып керергә ярамый;

–янгын сүндерү һәм элемтә чаралары төзек һәм кул астында булсын.

Балалар катнашкан чараларда тәрбиячеләр, укытучылар даими дежур торырга тиеш. Алар янгын хәвефсезлеге чараларының төгәл үтәлешенә җавап бирә һәм кешеләрне төтен чыгу яки янгын очрагында эвакуацияли. Ата-аналар, үз чиратында, балалар киемендә мамык, катыргы, кәгазьдән эшләнгән тиз янып китүчән элементлар булырга тиеш түгеллеген истә тотсын.


Р.Шәмсияров,

72 санлы янгын-коткару бүлеге начальнигы урынбасары.


Читайте нас: