Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2017, 10:58

Закон сагында – 95 ел!

15 декабрьдә “Башкортостан” концерт залында Башкортстан суд системасы оештырылуга 95 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш булды.

— Бу дата суд корпусы вәкилләре өчен генә мөһим түгел. Суд власте дәүләт, җәмгыять һәм һәр кеше өчен бик мөһим булган гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклау, законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча бурычларны хәл итә. Кабул иткән карарларыгызда кешеләрнең язмышы хәл ителә, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Республиканың суд системасы 1922 елның 23 декабрендә башлангыч ала, БашЦИК карары белән Башкорт өлкә суды оештырыла һәм аның сос­тавы сайлана. Шул вакыттан Башкортстанның Югары суд органы эшчәнлеге башлана. 95 ел дәвамында ул закон сагында тора һәм гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен саклау, җәмгыятьтә җинаятьләрне булдырмау буенча төп бурычын тугры үти.
Рөстәм Хәмитов суд системасының бер төркем алдынгы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Башкортстан Югары суды рәисе Михаил Тарасенко чыгыш ясады, юбилей белән котлады.
Тантаналы җыелыш республика сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

Читайте нас: