Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 11:43

Яктылык кайтаргычлар бала гомерен саклый

Юл-транспорт вакыйгаларының күпчелек өлеше тәүлекнең караңгы вакытында була. Водительгә бу вакытта машина юлына чыккан кешене күреп калу авыррак. Начар һава торышы аркасында, урамнарның яктыртылмаган урыннарында хәл тагын да катлаулана. Киемнәргә тегелгән яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрне фаҗигадән саклый ала.

Кичке һәм төнге вакытта начар яктыртылган урыннарда да водитель, киемендә бер генә яктылык кайтаргыч элемент булса да, җәяүлене элегрәк һәм шактый ерак арадан да күреп ала. Бу исбатланган факт. Тикшерүләр водительнең реакциясе һәм аннан соңгы гамәлләренең 90 проценты вакытында алынган күрү мәгълүматына бәйле булуын күрсәтә.

Яктылык кайтаручы наклейкалар яки киемгә тегелгән билгеләр юлны кисеп чыгучы, юл, трассалар кырыннан хәрәкәт итүче барлык җәяүлелеләрдә дә булырга тиеш. Киемендә мондый билге булмаган җәяүле кисәтелә яки аңа 500 сум штраф билгеләнә, юл-транспорт очрагы килеп чыкканда бу җәяүлегә гаепнең бер өлешен үзенә алырга туры киләчәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Кара киемле бәләкәй генә җәяүлене водитель күрми калырга мөмкин. Балаларыгызны киемнәрендә яктылык кайтаргыч билгеләр йөртергә өйрәтегез һәм киемнәрендә аны юлда ачык күрсәтеп торачак шушы элементларны булдыру чарасын күрегез. ЮХХДИ тарафыннан балаларның киемендә мондый билгеләр булуы даими контрольдә тотылачак. Билгеләр булмаган очракта балигъ булмаган балаларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тарттырылачак. Кибетләрдә яктылык кайтаргыч тасмаларның әзере дә сатыла, шулай ук аның үлчәүлесен алып үзегез дә бәйләүгеч тегә аласыз.

Юл хаталарны гафу итми, балаларның хәвефсезлеген бергәләп кайгыртыйк.


Г.Әлетдинова,

ЮХХДИнең пропаганда буенча инспекторы, полиция майоры.


Читайте нас: