Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 11:05

Ветераннар Пленумга җыелды

Чәршәмбе көнне район ветераннар советы оештырылуга багышланган икенче юбилей пленумы булып үтте. Анда башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, авыл Советы биләмәләре башлыклары, халыкны хезмәтләндерүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Ветераннар советы оештырылуга 30 ел тулуга багышланган доклад белән район ветераннар советы рәисе урынбасары Рәзиф Зиятдинов чыкты. Бадрак авыл биләмәсе карамагындагы башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Фидаил Шакиров, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Роза Габделхакова, элеккеге ремонт-техник предприятиесенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Хөрмәт Әмиров, халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Илгиз Вәлинуров чыгышлары төп докладны тулыландырды.

Ветераннар хәрәкәтенең бер төркем активистларына республика ветераннар советы оештырылуга 30 ел тулу уңаеннан булдырылган медальләр, муниципаль район хакимиятенең һәм район ветераннар советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Пленумда оештыру мәсьәләләре каралды. Ундүрт ел дәвамында район ветераннар советын җитәкләп, сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, рухи дөньясын баетуга зур өлеш керткән Илдар Шигаев, сәламәтлеге һәм яшенә бәйле, үзенең гаризасы нигезендә эшеннән бушатылды. Аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерелде, истәлекле медальгә лаек булучылар арасында ул да бар иде.

Район ветераннар советы рәисе вазыйфасына бертавыштан күп еллар җаваплы вазыйфалар башкарган, әлеге вакытта Көнчыгыш икътисади-гуманитар университетның урындагы вәкиле булып эшләгән Фирдус Садретдинов сайланды. Ул үз чыгышында әлеге ышаныч өчен рәхмәт белдерде, ветераннар оешмасы эшен тагын да яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.

Район ветераннар оешмасының ревкомиссия рәисе Рәкыйф Нәбиуллинның да, сәламәтлегенә бәйле, үзе йөкләп алган вазыйфасыннан бушату турындагы гаризасы канәгатьләндерелде, нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерелде. Бу вазыйфага район “Алга” гәзитенең баш бухгалтеры булып эшләп лаеклы ялга чыккан Лилия Мортазина сайланды.

Чарада чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләрне “сәяси һәм рухи өлкәдә иң йогынтылы гражданнар” дип билгеләде, алар турында кайгыртучанлык күрүнең өстенлекле юнәлеш булып калчагын ассызыклады. Бу буын кешеләрнең яшь буында хәрби-патриотик һәм рухи тәрбия бирүдәге ролен югары бәяләде. Районда өлкән буын кешеләренең лаеклы тормышы өчен барлык шартлар булдырылуы әйтелде, шулай ук алда торган мөһим вакыйга – ил Президентын сайлауларның тиешенчә башкарып чыгу мөһимлеге билгеләнде.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: