Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 12:58

Рөхсәтсез кисәргә ярамый

Бөтен ил халкының көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Бу чорда күп гаиләләрнең өй түрен урман сылуы – яшел чыршы бизи. Әмма агачлар рөхсәт белән киселергә тиеш.

Бу көннәрдә урманчылар чыршыларны билгеләнгән урыннарда кисеп әзерли, базарларга сатуга чыгара. Әлбәттә, аларны рөхсәтсез кисүчеләр дә очрый. Боларга каршы көрәшү максатында республикада , шул исәптән безнең районда да,“Чыршы-2017” операциясе игúлан ителде. Урман күзәтчелеге инспекторлары белән полиция хезмәткәрләре берлектә оештырган рейдлар вакытында агач кисүчеләр һәм шулай ук базарларда сатучыларның рөхсәте барлыгы-юклыгы тикшереләчәк.

“Борай урманы” предприятиесе халыкның мохтаҗлыгын канәгатьләндерү максатында күпләп яшел чыршы хәзерләүне оештырды. Алар, табигатькә зыян китермичә, билгеле мәйданнардан киселә. Район оешмалары, авыл клублары, мәктәпләр үзләренә кирәкле зурлыкта чыршылырга алдан заказлар бирә ала. Хаклары үткән елдагыча, 200 сумнан башлана. Чыршыны рөхсәтсез кисүчеләр административ җаваплылыкка тарттырыла. Агачның озынлыгы өч метрдан арткан очракта, РФ Җинаять кодексының 260 статьясына ярашлы, эш ачыла. Шундый күңелсезлеккә тарыганчы яшел чыршыларны махсус сату урыннарыннан алуың арзанга төшәр.

И. Гыйззәтуллин,

Борай районы буенча дәүләт урман инспекторы.


Читайте нас: