Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 12:36

Ана капиталыннан законлы файдаланыгыз

Район прокуратурасы 25 баланың торакка хокукын яклады.

Прокуратура ана капиталыннан файдаланганда балигъ булмаганнарның хокуклары саклануын тикшерде. Тикшерү барышында 11 гаиләнең дәүләт ярдәмен торак шартларын яхшырту өчен файдаланганлыгы ачыкланды. Акчаны алган вакытта алар язма рәвештә торакны барлык гаилә әгъзаларына да яздырачаклары турында вәгъдә иткән, әмма ярты ел эчендә бу эш тормышка ашырылмаган.

Бу, үз чиратында, 25 балигъ булмаган баланың хокукы бозылуга һәм опека һәм попечительлек органнарына белдертмичә генә торакны сатуга китерергә мөмкин иде. Прокуратура суд тәртибендә бу закон бозуны бетерүне таләп итте. Суд прокурор таләбе белән килеште һәм гражданнарны торакларын гаиләнең гомум милке буларак рәсмиләштерү таләбен куйды.

Әлеге вакытта дүрт гаилә балаларының торакка хокукын теркәде. Суд карарының үтәлеше прокуратура контролендә.

Б.Галиәкбәров, район прокуроры урынбасары.


Читайте нас: